21 декабрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин Россия Кубогында җиңү уңаеннан "Динамо - Ак Барс" хатын-кызлар волейбол командасы җитәкчеләренә һәм тренерлар штабына котлау телеграммалары юллады. Казан командасы Россия суперлигасы финалында үзенең клубташлары - Мәскәү "Динамо" волейболчыларын җиңде.
Бүген видеоэлемтә режимында Россия Федерациясе Федераль Җыены каршындагы Россия Федерациясе Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышы булды. Парламентарийлар РФ Конституциясенә төзәтмәләр кабул итүгә, медицина калдыклары белән эш итү механизмнарын камилләштерүгә, шулай ук авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгын тәэмин итү чаралары буенча РФ субъектлары законнарын камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырыш эшендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, РФ Закон чыгаручылар Советы Президиумы әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
18 декабрьдә "Әкият" курчак театрында ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган балалар өчен быел беренче хәйрия Чыршы бәйрәме үткәрелде. Яңа ел белән балаларны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Мәрхәмәт" депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова котлады.
Бүген хатын-кыз депутатларның "Мәрхәмәт - Милосердие" берләшмәсе утырышы булды, анда "Сугыш хатын-кыз йөзле түгел..." социаль-гуманитар проектының икенче этабын тормышка ашыру барышы каралды. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, берләшмә җитәкчесе Татьяна Ларионова үткәрде.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Балык Бистәсе районында булды, анда ул “Бистә-Арена” спорт комплексын ачуда катнашты, шулай ук капиталь ремонт үткәрелгән берничә социаль учреждениедә булды.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының унсигезенче утырышы 23 декабрьдә узачак - бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 24 сорау карарга планлаштыра, шул исәптән 6 республика закон проекты һәм 7 федераль закон проекты.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Узган атнада парламентарийлар Нурлат һәм Балтач районнарында, Яр Чаллы шәһәрендә социаль объектларда булдылар, гражданнарны кабул иттеләр. Депутатлар шулай ук яңа коронавирус инфекциясе белән көрәштә алгы сафларда барган медицина оешмаларына һәм волонтерларга хәйрия ярдәме күрсәтәләр.
Бүген Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышы узды. Парламентарийлар Татарстан Республикасында социаль файдаланудагы торак фондын булдыру перспективалары һәм проблемалары, "Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында" республика законы мониторингы нәтиҗәләре, шулай ук кайбер федераль һәм республика закон проектлары буенча фикер алыштылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм парламент Секретаре Лилия Маврина катнашты.
Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды, анда депутатлар кайбер суд участокларына җәмәгать судьялары итеп сайлануга кандидатураларны хупладылар һәм Мамадыш муниципаль районында җирле үзидарә органнарына ТР дәүләт вәкаләтләрен бирү турында ТР законнарын гамәлгә ашыруның барышы турындагы контроль мәсьәләне карадылар. Комитет утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
10 декабрьдә Татарстан Президенты тарафыннан 2020 елда Фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премияләрен бирү турында указга кул куелды. Дәүләт бүләгенә шул исәптән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев лаек булды.