Бүген Дәүләт Советының сигезенче утырышы кысаларында узган «Хөкүмәт сәгате»ндә республикада пенсионерларны социаль яклау һәм ярдәм чаралары турында сөйләштеләр.. Депутатлар һәм чакырылган кунаклар алдында Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова чыгыш ясады.
Татарстанда мәктәпләрдә унынчы сыйныфлар җитәрлек булуын кайгыртырга кирәк. Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының сигезенче утырышында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина узган елгы эшчәнлегенә хисап чыгышында шулай дип белдерде.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының сигезенче утырышында Андрей Кондратьевның депутатлык вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләсе каралды.
Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы утырышында «Гавами хакимиятне оештыруның һәм аның эшчәнлегенең аерым мәсьәләләрен җайга салуны камилләштерү турында» Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмә турындагы Россия Федерациясе Законын кабул итүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы мөрәҗәгате кабул ителде.
Дәүләт Советы «Гавәми хакимиятне оештыруның һәм аның эшчәнлегенең аерым мәсьәләләрен җайга салуны камилләштерү турында» Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмә турындагы федераль законны хуплады. 78 депутат яклап тавыш бирде, , 1 депутат - "каршы", 7 депутат - "тоткарланды".
Бүген алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының сигезенче утырышында Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайладылар. Кандидатларны Татарстан Югары суды Рәисе Илгиз Гыйлаҗев тәкъдим итте, парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты фикерен аның рәисе Шакир Яһудин ирештерде.
Бүген иртәнге сәгать унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының сигезенче утырышы үз эшен башлады. Президиум көн тәртибенә кертү өчен 12 мәсьәлә тәкъдим иткән иде, шул исәптән 5 республика закон проекты, бер федераль закон проекты һәм башка мәсьәләләр.
Бүген парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында «Татарстан Республикасында архив эше турында» законның ни рәвешле гамәлгә ашырылуы хакында сөйләштеләр.
Республикада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинарлары башланды. Фермерлар белән беренче очрашу бүген Чүпрәле районында узды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов алып барды. Кече хуҗалыкларны, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны һәм КФХларны үстерүгә ярдәм итү мәсьәләләре турында фикер алышуда аграр сектор башлыклары, авыл җирлекләре җитәкчеләре, 9 муниципаль район җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволарының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
7 март көнне Зеленодольск районының “Маяк” спорт комплексында Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды. Чаңгы юлына Президент Аппараты, Министрлар Кабинеты, Дәүләт Советы һәм дәүләт секторының башка хезмәтләре һәм оешмалары хезмәткәрләре чыкты. Ярышларда Дәүләт Советы командасы 6 урынны алды.