Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
26
июнь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт Советының унынчы утырышында кабул ителгән республика законнары үз көченә керә. Алар тормышыбызның төрле өлкәләренә кагыла – республика бюджеты акчаларын планлаштырудан һәм тотудан алып җир кишәрлекләрен гражданнар милкенә түләүсез тапшыру кагыйдәләрен раслауга кадәр. Тулырак – безнең «Закон үз көченә керде» даими рубрикасында.

Бүген Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә КПРФ фракциясенең бу елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясалды. Моннан тыш, КПРФ фракциясе әгъзалары Татарстан Рәисе һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларга әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.  Журналистларның сорауларына фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов, депутатлар Фадбир Сафин һәм Александр Комисаров җавап бирде.


24
июнь, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Марий Эл халкы республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында мөһим датаны – Марий Эл Республикасы Конституциясен кабул итүгә 30 ел тулуны билгеләп үтә. Закон чыгаручы коллегаларын әлеге вакыйга белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Бүген Казан шәһәренең Эшмәкәрләр йортында «Эшче яшьләр һәм иҗтимагый инициативалар» яшьләр профсоюз активының икенче республика форумы узды, анда 200дән артык яшь белгеч, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, профсоюз оешмалары һәм республиканың эшлекле бергәлеге вәкилләре катнашты. Республика җитәкчелеге исеменнән пленар утырышта катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.   

Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле институты 25 ел эшләү дәверендә гражданнарны яклау гаранты булды һәм меңләгән татарстанлыларга ярдәм итте. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов «Кеше хокукларын яклауның заманча тенденцияләре: тәҗрибә, актуаль проблемалар һәм перспективалар» дип аталган конференциядә белдерде.

Бүген Дәүләт Советында «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Югары советының киңәйтелгән утырышы булды, анда делегатлар Татарстан Республикасында парламентаризмны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, республикадагы иң зур иҗтимагый берләшмә әгъзалары «Татарстан – Яңа гасыр»ның  территориаль бүлекләре советлары тәкъдим иткән кандидатураларны алга таба җирле советларга депутатлыкка кандидатлар итеп күрсәтү өчен расладылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте Югары советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.


23
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген Дәүләт Советында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы проектларының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Хәтер юллары буйлап» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Конкурс лауреатларын Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, «Сила России»  Бөтенроссия спорт марафонының төбәк координаторы Ольга Павлова һәм Татарстанда «ГТО» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Эдуард Иванов сәламләде.


21
июнь, 2025 ел
шимбә

Бүген, Хәтер һәм кайгы көне алдыннан, Казанның Җиңү паркында шәһәр халкы, яшь гвардиячеләр, «Бердәм Россия» партиясе активистлары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм мәктәп укучылары янып торган 40 мең шәм тезеп татар шагыйре, журналист, Бөек Ватан сугышы герое Муса Җәлилнең исемен яздылар. «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге оештырган акциядә Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова, Дәүләт Советы депутатлары Руслан Шиһабетдинов һәм Тимур Камалетдинов катнашты.

үген Казанның Киров районындагы Аккош күле буенда халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туе узды. Казанлыларны һәм шәһәр кунакларын республика җитәкчелеге исеменнән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары арасында төбәк Думасы Рәисе Игорь Ляхов җитәкчелегендәге Смоленск өлкәсе делегациясе дә бар иде.

Бүген республика парламентында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Смоленск өлкә Думасы арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка әлеге закон чыгару органнары җитәкчеләре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Игорь Ляхов кул куйды.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International