Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
20
июнь, 2025 ел
җомга

Дәүләт Советы депутатларының округларда эшчәнлеге дәвам итә. Узган атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, СВО зонасына чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җибәрделәр, республика шәһәрләрендә милли бәйрәм Сабантуйда катнаштылар.


19
июнь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

«Медиалогия» компаниясе Россия Федерациясе субъектлары закон чыгару органнары башлыкларының 2025 елның маена медиарейтингын тәкъдим итте. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе федераль округының барлык закон чыгару органнары башлыклары арасында лидер булды.

Бүген Дәүләт Советында Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә квалификация күтәрү курслары узучы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар узды. Республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль хакимият органнары хезмәткәрләре өчен семинарны Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.


18
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советында республика парламенты депутатлары һәм аларның ярдәмчеләре өчен вебинар узды, анда гражданнарның төрле категорияләренә социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре каралды.


16
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

Республика Рәисен сайлаулар якындагы 5 елга Татарстан үсеше өчен стратегик әһәмияткә ия. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирүдә катнашучы  кандидатларының партиянең җирле һәм беренчел бүлекләре секретарьлары белән очрашуында белдерде. Очрашу бүген Казан шәһәренең Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узды.

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Төбәк сәяси советы президиумы әгъзалары Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын хупладылар. Бердәмроссиялеләр бу нисбәттән карарны 26 июньдә узачак төбәк конференциясендә кабул итәчәкләр.

Бүген Казаннан Лисичанск һәм Рубежное (ЛХР) шәһәрләренә «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге химаясендә җыелган гуманитар йөк төялгән 19 фура китте. Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә һәм махсус операциядә катнашучыларга җибәрелгән  гуманитар ярдәмнең гомуми авырлыгы 300 тоннадан артык, бу – бердәмроссиялеләр тарафыннан оештырылган иң зур ярдәм. Йөкләрне Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты территориясеннән озаттылар.  Волонтерлар, җирле бүлекләр секретарьлары, Яшь гвардия активистлары һәм махсус операциядә катнашучылар белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин аралашты.


12
июнь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә Россия көненә багышланган «Мәдәниятләр мозаикасы» республика этноконфессиональ фестивале ачылды. Анда катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент һәм республика хөкүмәте исеменнән Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.


11
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм парламент депутатлары исеменә Россия көне белән котлаулар килә.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International