Яңалыклар

22
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советы депутатлары Хөкүмәт сәгате кысаларында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллинның республикада Цифрлаштыру елын уздыру йомгаклары турында докладын тыңладылар.

Бүген парламент утырышында депутатлар Социаль сәясәт комитетының 2019 елның сентябреннән 2023 елның февраленә кадәр башкарган эшләренә хисабын тыңладылар. Мәгълүматны комитет җитәкчесе Светлана Захарова тәкъдим итте.

Татарстан Дәүләт Советы Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга вакытыннан алда пенсиягә чыгарга хокуклы педагоглар исемлеген киңәйтү тәкъдиме белән мөрәҗәгать җибәрәчәк. Мөрәҗәгать депутатларның күпчелек тавышы белән республика парламентының 41нче утырышында хупланды.

Бүген Дәүләт Советы утырышында вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында республика законының 6 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты каралды. Документ дин белеме бирү оешмаларының аспирантурада фәнни һәм фәнни-педагогик кадрлар әзерләү программаларын федераль дәүләт таләпләре нигезендә гамәлгә ашыру хокукын бирә. Закон проекты беренче укылышта  һәм тулаем кабул ителде, Татарстан Республикасы Рәисенә кул куюга юнәлдереләчәк.

Бүген Дәүләт Советы утырышында җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыруга гражданнарның хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Әлеге закон проектын эшләү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле.

Даими нигездә эшләмәүче Татарстан Дәүләт Советы депутатлары 1 марттан керемнәрне мәҗбүри декларацияләүдән азат ителә. Ә парламент утырышына ярты ел дәвамында килмәгән депутатларны мандатлардан мәхрүм итәчәкләр. Әлеге закон проектын Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 41 нче утырышында кабул иттеләр.

Узган ел Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына мобилизацияләнгән кешеләрдән һәм аларның гаилә әгъзаларыннан 4 меңнән артык мөрәҗәгать һәм хәбәр килгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 41нче утырышында омбудсмен Сәрия Сабурская белдерде.

Бүген Дәүләт Советы утырышында  «Өстенлек-2030» стратегик академик лидерлык программасы кысаларында 2021 – 2030 елларга «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесен үстерү программасын гамәлгә ашыру турында һәм 2022 елда Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеш хакында хисап каралды.

Бүген Дәүләт Советы депутатлары Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының 2022 елдагы эш йомгаклары турындагы мәгълүматын тыңладылар, хисап белән ведомство җитәкчесе урынбасары Алексей Соколов чыгыш ясады. Парламент тарафыннан гражданнарның тормыш иминлеген тәэмин итү, җинаятьчелеккә каршы көрәш һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча эчке эшләр органнары эшчәнлегенә югары бәя бирелде.

Бүген Дәүләт Советы утырышында ТР Чистай суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруга кагылышлы мәсьәләне карадылар. Профиль комитетының уңай карары белән Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин таныштырды.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International