Яңалыклар

18
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Парламентның илленче утырышында депутатлар Татарстанда җәмәгать юстициясе эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңладылар, аны ТР Югары Суды Рәисе вазыйфаларын башкаручы Эдуард Каминский тәкъдим итте.

Бүген депутатлар 2023 елда Россия субъектларының закон чыгару органнары белән парламентара элемтәләрне ныгыту буенча Татарстан парламенты эшенә йомгак ясадылар, шулай ук Дәүләт Советының 2024 елга РФ субъектлары парламентлары, башка дәүләтләр һәм халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлек итү планын расладылар.

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының илленче утырышы ябылды.  Ул  –  узып баручы елның һәм көзге сессиянең соңгы утырышы. Утырыш ахырында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2023 елда республика парламенты эшенә йомгак ясады.

Депутатлар «Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында»гы закон нигезләмәсенең конституциялелеген тикшерүне сораячак. Әлеге карар VI чакырылыш парламентының 50 нче утырышында кабул ителде.

Бүген Дәүләт Советы утырышында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының 2019 елның сентябреннән 2023 елның декабренә кадәр вакыт эчендә башкарылган эшләренә хисап тәкъдим ителде. Бу нисбәттән комитет рәисе Александр Тыгин чыгыш ясады.

Бүген Дәүләт Советы «Казан шәһәрендәге районнар чикләре турында» ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проектын кабул итте, ул Совет районы чикләренә «Фәнни шәһәрчек» территориясен һәм «Курган» җирләү комплексы территориясен, Идел буе районы чикләренә «Динамо» биатлон комплексы территориясен кертә.

Бүген Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау өчен бер мандатлы сайлау округларының яңа схемасын раслады.

Бүген ТР Дәүләт Советының илленче утырышы барышында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турындагы республика законының 8 статьясына үзгәреш кертү турында закон кабул ителде. Документны ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова тәкъдим итте.

Бүген Дәүләт Советы утырышында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында республика законының 4 статьясына үзгәреш кертү хакында закон беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ Дәүләт Советына республика прокуроры Альберт Суяргулов тарафыннан кертелгән.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International