Яңалыклар

22
июль, 2026 ел
чәршәмбе

Татарстанда яңа һөнәри бәйрәм - Сатып алу эшчәнлеге өлкәсе хезмәткәрләре көне булдырылды. Бәйрәм итү датасы итеп 5 апрель – контракт системасы турында закон кабул ителгән көн билгеләнде. Мондый карар бүген Дәүләт Советы утырышында кабул ителде.

Тэги: җиденче чакырылыш Дәүләт Советының егерме икенче утырышы

Бүген Дәүләт Советы утырышында җирле үзидарә турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Россиядә муниципаль реформа яңа этапка күчте, ил субъектларында төбәк һәм муниципаль норматив актларны җайлаштыру буенча эш алып барыла.

Тэги: җиденче чакырылыш Дәүләт Советының егерме икенче утырышы

Бүген бу елның язгы сессиясен йомгаклаган егерме икенче утырышта Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов парламентның 2026 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясады.

Тэги: җиденче чакырылыш Дәүләт Советының егерме икенче утырышы

Бүген Дәүләт Советы утырышында парламентарийлар демография сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Әлеге сорау буенча хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова чыгыш ясады. 

Тэги: җиденче чакырылыш Дәүләт Советының егерме икенче утырышы

Бүген Дәүләт Советы утырышында Республика Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон ун һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән һәм «Герой-ана» исеменә лаек булган хатын-кызларның бушлай җир кишәрлеге алу хокукын билгели.

Тэги: җиденче чакырылыш Дәүләт Советының егерме икенче утырышы

Бүген административ хокук бозулар турында республика кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Закон махсус операция ветераннарын эшкә урнаштыру буенча үз йөкләмәләрен үтәмәгән эш бирүчеләр өчен штрафлар кертүне күздә тота.

Тэги: җиденче чакырылыш Дәүләт Советының егерме икенче утырышы

Бүген Дәүләт Советы утырышында «Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында» Татарстан Республикасы Законының 5 һәм 7 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. 

Тэги: җиденче чакырылыш Дәүләт Советының егерме икенче утырышы

Бүген Дәүләт Советы утырышында махсус инвестиция контрактларында катнашучы оешмалар өчен табышка салым буенча салым ставкасын билгеләү турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче һәм өченче укылышта кабул ителде.

Тэги: җиденче чакырылыш Дәүләт Советының егерме икенче утырышы

Бүген Дәүләт Советы утырышында кече һәм урта бизнесны үстерү турындагы республика законына үзгәрешләр кертелә торган закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Тэги: җиденче чакырылыш Дәүләт Советының егерме икенче утырышы

Дәүләт Советы утырышында җирле үзидарә органнарына һәм шәһәр округларына күпфатирлы йортларны һәм күчемсез мөлкәтнең башка объектларын өлешле төзү өлкәсендә дәүләт вәкаләтләрен бирү турында законга үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.  

Тэги: җиденче чакырылыш Дәүләт Советының егерме икенче утырышы

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International