Бүген Дәүләт Советы утырышында гражданнарның гаражларга һәм алар урнашкан җир кишәрлекләренә хокуклар алуына бәйле аерым мәсьәләләрне җайга салу турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде. Шул ук закон проекты белән республика Җир кодексының 3 статьясына үзгәрешләр кертелде. Депутатлар Азат Хамаев һәм Таһир Һадиев тарафыннан кертелгән закон проекты Татарстан Президентына имзалауга җибәрелде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында муниципаль җир контролен гамәлгә ашыру тәртибе турында республика законының үз көчен югалтуын тану хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде.
Бүген оешмалар мөлкәтенә салым турында республика законының 3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ җитештерү һәм куллану калдыкларыннан файдалану нигезендә эшләүче генерация объектларын төзү яисә модернизацияләү буенча инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы оешмалар мөлкәтенә салым салудан азат итүне күздә тота.
Бүген Дәүләт Советы «Татарстан Республикасы Сайлау кодексына һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» закон проектын карады һәм беренче укылышта кабул итте. Документны ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев тәкъдим итте.
2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проекты беренче укылышта кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Республиканың төп финанс законына төзәтмәләр 5 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк, аннары документны икенче укылышта караячаклар.
Татарстан Дәүләт Советы тәкъдим ителгән редакциядә «Россия Федерациясе субъектларында гавами хакимиятне оештыруның гомуми принциплары турында» федераль закон проектын хупламады. Бүген республика парламенты утырышында шундый карар кабул ителде. Дәүләт Советының тиешле карары якын арада Дәүләт Думасына җибәреләчәк. Дәүләт Советы депутатлары бу мәсьәләгә федераль закон проектын беренче укылышта кабул иткәннән соң, үз позицияләрен төзәтмәләр белән билгеләп, кире кайтырга мөмкин.
Бүген Дәүләт Советы Илья Вольфсон, Татьяна Ларионова, Марат Нуриев һәм Артем Прокофьевның депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы мәсьәләне карады һәм тиешле карар кабул итте. Моңа бәйле рәвештә Президиум, парламентның аерым комитетлары һәм комиссияләре составына үзгәрешләр кертелде.
Бүген Дәүләт Советында «Татарстан - яңа гасыр» депутат төркеме җыелышы булды. Парламентарийлар 2022 елга эш планын билгеләделәр һәм Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советына юлламасында булган тәкъдимнәр турында фикер алыштылар.