Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар җәмәгать судьясын сайлау турындагы мәсьәләне карадылар. ТР Югары суды тәкъдим иткән кандидатура бертавыштан хупланды.
Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме алтынчы утырышы ачылды. Президиум көн тәртибенә 19 мәсьәлә кертергә тәкъдим иткән иде, алдарның тугызы – республика законнары проектлары, дүртесе – федераль закон проектлары.
Бүген Дәүләт Советының егерме алтынчы утырышы алдыннан узган "Бердәм Рроссия" фракциясе утырышында соңгы сайлау кампаниясе барышында кергән гражданнарның наказларын гамәлгә ашыру турында сүз барды. Моннан тыш, парламентарийлар партиянең халык программасы нигезләмәләре турында да фикер алышты. Утырышны “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.
Бүген Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты 2021 елга, 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектын карады. Кергән акчалар, нигездә, социаль өлкәне финанслауга юнәлдереләчәк.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Парламентская газета»га интервью бирде, анда ул Дәүләт Думасында Татарстан депутациясенең эше һәм республиканың закон чыгару инициативалары турында сөйләде.
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясенең киңәйтелгән утырышы узды, анда парламентарийлар профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән берлектә 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына бюджет проекты турында фикер алыштылар. Утырышта шулай ук Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин, Икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин, Финанслар министрының беренче урынбасары - Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов катнашты.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөтенроссия халык санын алуда катнашты. Стационар исәпкә алу участогынан килгән җанисәп алучы Фәрит Мөхәммәтшин һәм аның тормыш иптәшенә электрон исәпкә алу кәгазьләрен тутырды.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме алтынчы утырышы 25 октябрьдә көндезге 10 сәгатьтә булачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Парламентарийлар 19 мәсьәләне, шул исәптән 9 республика закон проекты һәм дүрт федераль закон проектын карарга ниятлиләр.
Бүген Дәүләт Советында «2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына республика бюджеты турында» матбугат конференциясе узды. Журналистларның сорауларына Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин һәм финанслар министры Радик Гайзатуллин җавап бирде.
Бүген Мәскәүдә чит илдә яшәүче Россия ватандашларының җиденче Бөтендөнья конгрессы ачылды. Форумда ватандашларыбыз иҗтимагый берләшмәләренең 400дән артык активисты, дөньяның 102 иленнән Россия диаспорасы вәкилләре, Россия сенаторлары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, руханилар вәкилләре, иҗтимагый оешмалар лидерлары катнашты. ТР Дәүләт Советы Рәисе, Ватандашлар эшләре буенча республика координацион советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның ватандашлар белән эш тәҗрибәсе турында сөйләде. Татарстан федераль мәйданчыкта "мондый ярдәм программалары интенсив рәвештә гамәлгә ашырыла торган" регионнарның берсе буларак тәкъдим ителде.