Бүген Дәүләт Советы утырышында салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен киметелгән салым ставкаларының гамәлдә булуын озайтуны күздә тота.
Бүген Дәүләт Советы утырышында бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән оешмалар мөлкәтенә салым турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында Иҗтимагый палата турында республика Законының 7 һәм 8 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.
Юридик затларга парковка түләмәгән өчен штраф 5 мең сумга кадәр артачак. Мондый карар бүген Дәүләт Советы утырышында кабул ителде. Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына һәм җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча дәүләт вәкаләтләрен бирү хакындагы республика законының 1 статьясына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында 2024 елда Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документны учреждение директоры Алсу Мифтахова тәкъдим итте.
Бүген Дәүләт Советы утырышында 2024 елга Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Документ парламентка республика Хөкүмәте тарафыннан кертелде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы Федераль законны гамәлгә ашыру максатыннан эшләнгән җирле үзидарә турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советында парламентның унынчы утырышы кысаларында традицион «Подписка бүләк ит» хәйрия акциясе оештырылды. Тәнәфестә депутатлар 2025 елның икенче яртыеллыгына республиканың социаль учреждениеләре өчен газета-журналларга язылу рәсмиләштерделәр.
Мондый карар бүген Дәүләт Советының унынчы утырышында кабул ителде. Депутатлар 14 сентябрьдә республика Рәисе сайлауларын билгеләү турындагы карар проектын бертавыштан хуплады.