Бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Чүпрәле районында булды, анда ул район Советының хисап сессиясендә катнашты. Муниципаль депутатлар узган елгы эшкә йомгак ясадылар, шулай ук киләсе елга планнар турында фикер алыштылар.
Бүген Дәүләт Советында «Сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының социаль-хезмәт хокуклары һәм һәлак булган Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү: чакырулар һәм карарлар» дип аталган түгәрәк өстәленең күчмә утырышы узды. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов катнашты.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, республика муниципалитетларындагы социаль учреждениеләрдә булды һәм сайлаучылар белән очрашты.
Бүген РФ ФС Дәүләт Думасы депутатлары, Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов җитәкчелегендәге комитет әгъзалары, берничә профильле федераль министрлык һәм ведомство вәкилләре, Россия Закон чыгаручылар советының Социаль сәясәт мәсьәләләре комиссиясе рәисе, Иваново өлкә Думасы Рәисе Марина Дмитриева Казанда эш сәфәрендә, аның төп максаты – «Сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының социаль – хезмәт хокуклары һәм Ватанны саклаучыларның истәлеген мәңгеләштерү: чакырулар һәм карарлар» темасына багышланган түгәрәк өстәл утырышында катнашу. Көннең беренче яртысында Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов озатуында утырышта катнашучылар Казанның социаль учреждениеләрендә булдылар.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының социаль – хезмәт хокуклары һәм Ватанны саклаучыларның истәлеген мәңгеләштерү: чакырулар һәм карарлар» темасына багышланган түгәрәк өстәл утырышында катнашучылар белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.
Бүген район Советы утырышында Биектау районының 2025 елгы социаль-икътисади үсешенә йомгак ясалды, анда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Бу атнада мәктәпләрдә һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә Дәүләт Советы, шәһәр һәм район советлары депутатлары катнашында «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» темасына парламент дәресләре дәвам итте. Исегезгә төшерәбез, быел парламент дәресе Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышлана.
Бүген Казанда көн дәвамында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппаратында хәрбиләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләде. Татарстанлыларның сорауларына «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе депутатлары Алсу Надршина һәм Елена Кузьмичева, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, ТР Хәрби комиссариаты, Казан гарнизоны Хәрби прокуратурасы, ТР буенча «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды, «Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты» оешмасы вәкилләре, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил җавап бирде.
Бүген Дәүләт Советында парламент Аппараты беренчел профсоюз оешмасының еллык хисап конференциясе узды, анда 2025 елга нәтиҗәләр ясалды. Конференция эшендә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламент депутатлары Алексей Созинов, Андрей Егоров, Ольга Воронова һәм Камил Ногаев катнашты. Утырышны профсоюз оешмасы рәисе, Дәүләт Советы Аппаратының Эшләр идарәчесе Булат Хәсәнов үткәрде.
Бүген Әлмәт шәһәр һәм район советларының уртак утырышында 2025 елның социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясалды, чарада Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.