Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатларга 2023 елда республика Хисап палатасы эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелде. Доклад белән ТР Хисап палатасы рәисе урынбасары Альберт Вәлиев чыгыш ясады.
Бүген Дәүләт Советы утырышында алтынчы чакырылыш парламенты эшчәнлеге чорында КПРФ фракциясе эшчәнлеге турында мәгълүмат тәкъдим ителде. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән КПРФ фракциясе җитәкчесе, Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары Хафиз Миргалимов чыгыш ясады.
Бүген Дәүләт Советы утырышында 2023 елда Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проектын фонд директоры Алсу Мифтахова тәкъдим итте.
Бүген Дәүләт Советының илле дүртенче утырышында парламентарийларга ТР Министрлар Кабинетының Яшьләр хәле һәм республика территориясендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру барышы турындагы доклады тәкъдим ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында 2023 елга республика бюджеты үтәлеше турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советында парламентның илле дүртенче утырышы кысаларында "Язылу бүләк ит" хәйрия акциясе оештырылды. Депутатлар 2024 елның икенче яртыеллыгына республиканың социаль учреждениеләре өчен газета һәм журналларга язылдылар.
Дәүләт Советының илле дүртенче утырышында җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсе каралды. Кандидатлар Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты тарафыннан хупланган иде.
Җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау 2024 елның 8 сентябренә билгеләнде. Бу хакта бүген республика парламентының илле дүртенче утырышында билгеле булды. Исегезгә төшерәбез, быел сентябрьдә алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының вәкаләтләре срогы тәмамлана.
Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе утырышы узды, анда парламентарийлар халык программасын һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, фракция утырышында Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыровацкийның сайлау округындагы эше турында хисап тәкъдим ителде. Утырышны «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.
Бүген «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар берләшмәсе утырышы узды, анда депутатлар яшь галимнәргә ярдәм итү һәм алтынчы чакырылыш парламенты эшчәнлеге чорында берләшмәнең эшчәнлеге турында йомгаклау мәгълүматларын әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.