Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
1
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге парламент делегациясе Минск өлкәсендә эш сәфәрендә. Визит кысаларында бүген Минск өлкә башкарма комитеты рәисе Александр Турчин һәм Минск өлкәсе депутатлар Советы рәисе Наталья Якубицкая белән очрашулар узды. Моннан тыш, Татарстан парламентарийлары дөньяның алдынгы ун машина төзелеше концерны исемлегенә кергән иң эре предприятие –"БелАЗ" заводында булдылар.

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы парламент делегациясе рәсми визит белән Минск өлкәсенә (Беларусь Республикасы) килде. Делегация составында – Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин. Минск аэропортында Татарстан депутатларын Минск өлкәсе Депутатлар советы рәисе Наталья Якубицкая, шулай ук Беларусь Республикасында Россия Федерациясе илчелегенең дипломатик корпусы вәкилләре каршы алды.


31
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советында Яшьләр парламенты утырышы узды, анда 2023 елда башкарган эшләргә йомгак ясалды һәм алдагы чорга план расланды. Моннан тыш, яшь парламентарийлар берничә Федераль законга, шул исәптән яшьләр сәясәте турында законга үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдимнәрне тикшерделәр. Республиканың Яшьләр парламенты әгъзаларын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.


30
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

“Киләчәкне сайлыйбыз!” дип аталган  парламент дәресләре республиканың барлык мәктәпләрендә 5-17 февраль көннәрендә узачак һәм Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы сайлау системасы нигезләрен аңлатуга багышланачак. Бүген Дәүләт Советында тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре өчен семинар узды, анда Парламент дәресе-2024кә старт бирелде. Парламент дәресләрен оештыруда һәм уздыруда актив катнашучы педагоглар белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты.


29
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен буржуйка-мичләр ясаучы волонтер Фәрит Гыйльфанов белән очрашты һәм аңа Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды. Республика парламентында узган очрашуда Дәүләт Советы депутатлары Леонид Якунин һәм Камил Нугаев катнашты.


27
гыйнвар, 2024 ел
шимбә

Бүген Санкт-Петербургта Бөек Ватан сугышы елларында Ленинградның фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенә 80 ел тулуга багышланган масштаблы чаралар уза. 1944 елның 27 гыйнварында герой-шәһәрнең 872 көнлек камалышына нокта куела. Ленинград Җиңүенең юбилее көненә багышланган  истәлекле чараларда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе катнаша.


26
гыйнвар, 2024 ел
җомга

27 гыйнварда Ленинградның 900 көн һәм төн дәвам иткән һәм йөзләрчә мең кешенең гомерен өзгән фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенә 80 ел тулу билгеләп үтелә. Бүген Казанда Дәрвишләр бистәсендәге Сәид-Галиев исемендәге мәдәният йорты янындагы паркта Ленинград блокадасында  яшәгән кешеләргә һәм Бөек Ватан Сугышы геройлары һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды.

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, гражданнар җыеннарында катнаштылар, хезмәт коллективлары белән очраштылар, республиканың социаль учреждениеләрендә булдылар.


24
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

Казан шәһәренең Вахитов районы оешуга 50 ел тулуга багышланган тантаналы чара Г.Камал исемендәге татар академия театрында узды. Тантаналы кичәдә катнашучыларны һәм кунакларны республика җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.


23
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Халыклар дуслыгы йортында узган түгәрәк өстәл утырышында Татарстан Республикасында миграция сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International