Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында 19 декабрьдә Казанда Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда узачак сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең “Кулга кулны тотыйк, дуслар!” XVI сәнгать фестивале гала-концертын әзерләүгә һәм үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистлар белән ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм Казанның Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов аралаштылар.
Бүген Казанда, «Әкият» курчак театрында балалар өчен бу елның беренче хәйрия чыршысы узды. Бәйрәм ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын - кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары тәкъдиме белән һәм алар катнашында оештырылды.
Бүген республика парламентында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Санкт-Петербургның Закон чыгару Собраниесе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую тантанасы булды. Имзаларны төбәк дәүләт хакимиятенең ике закон чыгару органы җитәкчеләре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Александр Бельский куйдылар.
Бүген Казанга эш визиты белән Санкт-Петербургның Закон чыгару Собраниесе рәисе Александр Бельский җитәкчелегендәге делегация килде. Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин каршы алды.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының илленче утырышы 18 декабрьдә көндезге сәгать 10да узачак. Мондый карар бүген парламент Президиумы утырышында кабул ителде. Парламент утырышында 19 мәсьәләне, шул исәптән 7 республика закон проектын һәм Дәүләт Советының кайбер карарларын карау планлаштырыла.
Бүген Дәүләт Советында яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы булды. «Мин – Россия гражданы» традицион тантанасы Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган иде, бүген илнең төп законы кабул ителүгә 30 ел тулды. 14 яшь тулган укучыларга паспортларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.
Дәүләт Советының кырык тугызынчы утырышында кабул ителгән яңа республика законнары үз көченә керә. Аерым алганда, Татарстан Рәисе тарафыннан финанс законнары блогына кергән законнар – 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына республика бюджеты һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында законнар, шулай ук агымдагы елга бюджет турында законга, республиканың Бюджет кодексына үзгәрешләр кертелү турында законнар имзаланды. Моннан тыш гражданнарны патриотик тәрбияләү турындагы закон, шулай ук гражданнарга социаль ярдәм чараларын көйләүче берничә закон үз көченә керде. Закон чыгару яңалыклары турында тулырак безнең рубрикада укыгыз.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володиннан Россия Федерациясе Конституциясенең 30 еллыгы уңаеннан котлау килде.