Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар республиканың кайбер суд участокларына җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карадылар. Җәмәгать судьялыгына кандидатларны ТР Югары Суды Рәисе вазыйфаларын башкаручы Эдуард Каминский тәкъдим итте.
Россия Президенты Владимир Путинның киләсе срокка бару карары – дөрес һәм үз вакытында, дип белдерде бүген Дәүләт Советы утырышында Фәрит Мөхәммәтшин.
Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илленче утырышы ачылды.
Бүген Дәүләт Советында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, ТР парламенты депутатлары һәм Дәүләт Советының илленче утырышына чакырылган кешеләр «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия акциясендә катнаштылар. Утырыш башланганчы алар чыршыдан балаларның теләк-хыяллары язылган хатларны алып укыдылар. Балаларның теләкләре якын арада үтәләчәк.
Бүген Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе утырышы узды, анда парламентарийлар фракциянең 2023 елдагы эшенә йомгак ясадылар, 2024 елга эш планын һәм 2024 елның беренче яртыеллыгына төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү графигын расладылар. Моннан тыш, бердәмроссиялеләр Татарстан Республикасында «ZА Самбо» федераль партия проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.
Бүген ТР Дәүләт Советының илленче утырышы алдыннан «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы узды, анда парламентарийлар 2023 елда депутатлар төркеме эшенә йомгак ясадылар, шулай ук 2024 елга эш планы проектын расладылар.
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар Дәүләт Советының илленче утырышы көн тәртибен тикшерделәр, эчке туризмны үстерү турында түгәрәк өстәлгә нәтиҗә ясадылар һәм депутатлар берләшмәсенең агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләрен карадылар.
Бүген, Мәскәүдә уза торган «Бердәм Россия» съезды көнендә партиянең гуманитар конвойлары барлык төбәкләрдән бер үк вакытта кузгалды. Татарстаннан бүләк әзерләүчеләр Лисичанск һәм Рубежныйның бер генә баласы да тәм-томсыз калмасын өчен тырыштылар.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, республиканың муниципаль районнарында социаль объектларны ачуда катнаштылар, «Безнең заман геройлары» республика премиясе лауреатларын бүләкләделәр.
Бүген Дәүләт Советында Республика ветераннарының (пенсионерларының) региональ иҗтимагый оешмасы советы Президиумы утырышы узды. Татарстан ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков үткәргән утырышта республика узган конкурска йомгак ясалды һәм ветераннарның иң яхшы беренчел оешмалары билгеләнде. Моннан тыш, Совет әгъзалары 2024 елга чаралар планын расладылар, шулай ук «көмеш волонтерлар» белән эшне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Республика ветераннары белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аралашты.