Бүген Татарстан Экология кодексына һәм җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында республика законына үзгәрешләр кертелә торган закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон белән экологик күзәтчелек өлкәсендә контроль вәкаләтләр төгәлләштерелә.
Алексей Созинов Социаль сәясәт комитеты рәисе итеп сайланды. Бүген Дәүләт Советы утырышында шундый карар кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән.
Бүген Дәүләт Советы утырышында муниципаль хезмәт турында ТР кодексының 8 статьясына үзгәрешләр кертү турында закон беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон махсус хәрби операциядә катнашучыларга муниципаль хезмәткә керү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыра.
Бүген Дәүләт Советы утырышында халыкка адреслы социаль ярдәм турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон хезмәт ветеранының социаль ярдәм чараларын билгеләү өчен кулланыла торган уртача айлык кеременең чик күләмен 20 меңнән 23 мең сумга кадәр арттыра.
Бүген Дәүләт Советы утырышында 2026 елга хезмәт базарының төбәк үзенчәлекләрен чагылдыра торган коэффициентны билгеләү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында республика законының 13 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнгән закон белән республика законында кулланыла торган «яшелчәчелек, бакчачылык» формулировкасы төгәлләштерелә. Законда расланган яңа формулировканың сизелерлек аермасы булып бакчачылык һәм яшелчәчелек эшчәнлегенең гражданнар тарафыннан коммерция максатларында файдалану өчен түгел, ә нәкъ менә үз ихтыяҗлары өчен гамәлгә ашырылуын күрсәтү тора.
Дәүләт Советының унөченче утырышында беренче укылышта 2026 елга, 2027 һәм 2028 еллар план чорына мәктәпкәчә, гомуми һәм өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау турында закон проектлары беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында республика Җир кодексына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон Казанда һәм Чаллыда яшәүче күп балалы гаиләләрнең федераль закон нигезендә бирелә торган җир кишәрлеге урынына акчалата компенсация алу хокукын күздә тота.
Бүген Дәүләт Советы утырышында мөлкәткә салым турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Оешмалар мөлкәтенә салым буенча федераль ташламаның гамәлдә булу вакытын озайту максатларында закон проекты белән техник - гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зоналарның идарәче компанияләренә кагыла.