Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин «Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» ТР закон проектын тәкъдим итте. Закон проекты «Россия Федерациясе субъектларында иҗтимагый хакимиятне оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законга һәм ТР Конституциясенә туры китерү максатыннан әзерләнгән.
Бүген парламент утырышында даими профессиональ нигездә эшләүче Дәүләт Советы депутатлары саны турында республика законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проекты профессиональ нигездә эшләүче депутатлар санын 23 кешегә кадәр арттыра (моңа кадәр парламент 22 депутат өчен төп эш урыны иде).
Бүген Дәүләт Советының кырык өченче утырышы кысаларында парламентта «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясе оештырылды. Депутатлар республиканың социаль учреждениеләре өчен 2023 елның икенче яртыеллыгына газета һәм журналларга язылдылар.
Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап каралды. Әлеге мәсьәлә буенча төп доклад белән республика Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясады.
Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар республиканың кайбер суд участокларына җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карадылар.
Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык өченче утырышы ачылды. Президиум утырышында парламент каравына 22 мәсьәлә кертергә тәкъдим ителгән иде, шул исәптән 7 республика законы проекты, 9 федераль закон проекты һәм Мурманск өлкәсе Думасының РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга күпфатирлы йортлардагы урыннар һәм торак йортлар милекчеләренә һәм алардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында мөрәҗәгате.
Бүген Дәүләт Советында «Татарстан - яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы булды, анда парламентарийлар 2023 елның II кварталында депутатлар төркеменең эш планы турында фикер алыштылар. Утырышны «Татарстан - яңа гасыр» депутат төркеме җитәкчесе Артур Габделҗанов үткәрде.
Бүген Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе утырышы узды, анда парламентарийлар мәдәни мирас объектларын саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, депутатларга депутат Альберт Мөхәммәтшинның эшчәнлеге турында хисап бирелде. Утырышны “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар парламентның кырык өченче утырышы көн тәртибен һәм берләшмәнең агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләрен тикшерделәр.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык өченче утырышы 20 апрельдә узачак. Мондый карар бүген парламент Президиумы утырышында кабул ителде.