Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
15
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү үзәгендә гражданнарны кабул итте.


14
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстаннан Лисичанскига чираттагы гуманитар йөк барып иреште.  Бу юлы, һәрбиләргә ярдәм итүдән тыш, балалы яшь гаиләләр өчен кирәк-яраклар: сабыйлар ризыгы, подгузниклар, кием-салым, уенчыклар, шулай ук кулъяулыклар җыелган. Донбасска гуманитар ярдәмне Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев озата барды.

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының өченче утырышында кабул ителгән республика кануннары сентябрь-октябрь айларында үз көченә керә. Үзгәрешләр ярдәмче хуҗалыкларны исәпкә алу тәртибенә, киберкуркынычсызлыкны тәэмин итүгә, чит ил хезмәткәрләре өчен патент бәясенә кагылачак. Моннан тыш, закон нигезендә кайбер салым ташламалары һәм преференцияләре озайтыла. Салым законнарына үзгәрешләр кертелә торган законнар 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубы җитәкчелеге, тренерлары һәм уенчыларына команданың беренче тапкыр уздырылган Легендалар Кубогында җиңүе уңаеннан котлау телеграммасы юллады.


11
октябрь, 2024 ел
җомга

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Россия вертолетлары» холдингының Казан вертолет заводында булды, цехларны һәм җитештерү мәйданчыкларын карады, заводның хезмәт коллективы, профсоюз активы һәм яшь активистлар белән очрашты.

Дәүләт Советы депутатларының үз сайлау округларында эшчәнлеге дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, халык җыеннарында катнаштылар, Өлкәннәр ункөнлегенә багышланган чараларда булдылар.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күренекле хезмәт алдынгыларына, фән һәм мәдәният эшлеклеләренә, иң яхшы табибларга һәм педагогларга, иҗади һәм фәнни-техник интеллигенция вәкилләренә, ветераннарга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүген Казан Кремлендә узган тантаналы чарада 47 татарстанлы республика парламенты җитәкчесе кулыннан югары бүләк    алды.


10
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан үзен тулысынча он, бәрәңге, яшелчәләр, сөт, ит, үсемлек мае һәм шикәр белән тәэмин итә. Республика шулай ук бәрәңге, сөт, шикәр чөгендере һәм шикәр комы җитештерү буенча да лидер булып тора, дип белдерде Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев.

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре белән очрашты. Татарстан халыклары дуслыгы йортында узган очрашуда миграция сәясәтен гамәлгә ашыру, чит ил гражданнарын, шул исәптән чит ил хезмәткәрләрен һәм студентларын адаптацияләү һәм социализацияләү мәсьәләләре каралды. Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы прокуроры Альберт Суяргулов катнашты.

Бүген Россиянең 25 төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да, объектларны газ бүлү челтәрләренә тоташтыру тантанасы узды. Видеоэлемтә режимында чарада «Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе Алексей Миллер, Россия Федерациясе энергетика министры Сергей Цивилев, «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Густов, Петербург халыкара газ форумында катнашучылар катнашты.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International