Бүген Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов Казанда сәнәгать һәм инженерлык технологияләре өлкәсендәге белгечләрне укытачак яңа алгарышлы һөнәри әзерлек үзәгендә булды. Аны Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова озатып йөрде.
Дәүләт Думасы депутаты, РФ ФС Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов һәм Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев махсус хәрби операциядә катнашучы, 4 нче укчы рота командирының хәрби-сәяси эшләр буенча урынбасары Тимур Садриев белән очраштылар. Очрашу республика парламентында узды.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ ФС Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов белән очрашты. Очрашу республика парламентында узды.
Дәүләт Советы Дәүләт думасына административ хокук бозулар турында РФ Кодексына үзгәрешләр кертү турында канун тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәчәк. Мондый карар бүген Дәүләт Советы утырышында кабул ителде. Закон инициативасы Россия Федерациясеннән читтә кылынган һәм Россия Федерациясенә каршы административ хокук бозган өчен җәза билгеләүне күздә тота.
Евгения Коцарь Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы булды. Аның кандидатурасын парламентарийлар Дәүләт Советының дүртенче утырышында расладылар.
Бүген Дәүләт Советының дүртенче утырышында депутатлар хөкүмәт сәгате кысаларында хокукый ярдәм күрсәтү максатларында Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлеген оештыру турында мәгълүмат тыңлады. Доклад белән Татарстанның юстиция министры Рөстәм Заһидуллин чыгыш ясады.
2025 елга һәм 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында үз территориясендә башка республика кешесенә фактта медицина ярдәме күрсәтелгән Россия Федерациясе субъектына аерым авырулар вакытында медицина ярдәме күрсәтүгә бәйле чыгымнарны каплауны күздә тоткан закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Шул ук вакытта федерация субъектлары арасында чыгымнарны каплау мәсьәләсен ике яклап җайга салу турында регионара килешүләр төзелергә тиеш.
Бүген Дәүләт Советы утырышында Административ хокук бозулар турында республика кодексының 3.2 һәм 3.16 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проекты урамда сатуны оештыру тәртибен бозган өчен административ җаваплылыкны көчәйтүне, шулай ук түләүле муниципаль парковкада транспорт чараларын урнаштырган өчен түләмәгән өчен штраф күләмен арттыруны күздә тота.
Бүген Дәүләт Советы утырышында автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турындагы, шулай ук юл хәрәкәтен оештыру өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән.