Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
5
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген Дәүләт Советында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты һәм комитет каршындагы экспертлар советының уртак утырышы узды. Комитет әгъзаларына ТР Үзәк сайлау комиссиясенең 2024 елда Россия Федерациясе Президентын сайлауны үткәрүне законнар белән тәэмин итү һәм оештыру турында мәгълүмат бирелде. Моннан тыш, депутатлар берничә республика закон проектын карады. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.


3
февраль, 2024 ел
шимбә

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, гражданнар җыеннарында, шулай ук шәһәр һәм район советларының хисап утырышларында катнашты, хезмәт коллективлары белән очрашты.


2
февраль, 2024 ел
җомга

Бүген Татарстан парламент делегациясенең Беларусь Республикасына рәсми визиты кысаларында республика Дәүләт Советы депутатлары «Белорусь илкүләм биотехнология корпорациясе» ЯАҖдә булдылар. Предприятие ашлыкны тирән эшкәртү белән шөгыльләнә һәм илнең иң эре инновацион агросәнәгать холдингы булып тора.

Бүген Дәүләт Советында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының һәм Комитет каршындагы Экспертлар советының уртак утырышы узды. Комитет әгъзалары гражданнарның торак хокукларын тәэмин итүгә кагылышлы берничә закон проектын карадылар. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Бүген Минскида, Беларусь парламентының югары палатасында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан парламенты делегациясе әгъзаларының Беларусь Республикасы Милли Җыелышының Республика Советы Рәисе Наталья Кочанова белән очрашуы узды. Дәүләт Советы депутатлары Минск өлкәсендә ике көнлек эш сәфәрендә.

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика парламенты депутатлары Лилия Маврина һәм Альберт Хәбибуллин Россия Федерациясенең Беларусь Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Борис Грызлов белән очраштылар. Очрашу Минскида Татарстан Республикасы парламент делегациясенең Минск өлкәсенә рәсми визиты кысаларында узды.

Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы узды, анда депутатлар почта хезмәтләрен цифрлаштыру проблемалары һәм перспективалары турында контроль мәсьәләне карадылар. Утырышны комитет җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин алып барды.

Бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм Комитет каршындагы Экспертлар советының уртак утырышы узды, анда «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасының 2023 елда үтәлеше нәтиҗәләре һәм агымдагы елның I кварталына планнар турында фикер алыштылар.  Моннан тыш, парламентарийлар Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында республика закон проектын карады.


1
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге парламент делегациясе Минск өлкәсендә эш сәфәрендә. Визит кысаларында бүген Минск өлкә башкарма комитеты рәисе Александр Турчин һәм Минск өлкәсе депутатлар Советы рәисе Наталья Якубицкая белән очрашулар узды. Моннан тыш, Татарстан парламентарийлары дөньяның алдынгы ун машина төзелеше концерны исемлегенә кергән иң эре предприятие –"БелАЗ" заводында булдылар.

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы парламент делегациясе рәсми визит белән Минск өлкәсенә (Беларусь Республикасы) килде. Делегация составында – Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин. Минск аэропортында Татарстан депутатларын Минск өлкәсе Депутатлар советы рәисе Наталья Якубицкая, шулай ук Беларусь Республикасында Россия Федерациясе илчелегенең дипломатик корпусы вәкилләре каршы алды.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International