Бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта җирле үзидарә органнарына Бөтенроссия халык санын алуны әзерләү һәм уздыру буенча Россия Федерациясе вәкаләтләрен бирү турында республика законы проекты кабул ителде.
2021 елга һәм 2022 һәм 2023 елларның план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проекты беренче укылышта кабул ителде.
Дәүләт Советы депутатлары «Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» республика закон проектын карады. Документ федераль законнарга туры китерүгә юнәлдерелгән.
Бүген Дәүләт Советының уналтынчы утырышында парламентарийлар республиканың кайбер суд участокларына җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карадылар.
Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының уналтынчы утырышы ачылды. Президиум парламент каравына 29 мәсьәлә кертергә тәкъдим иткән иде, алар арасында 18 республика закон проекты һәм сигез федераль закон проекты бар.
Бүген Дәүләт Советының уналтынчы утырышы алдыннан “Бердәм Россия” парламент фракциясе утырышы узды, анда парламентарийлар республикада каты коммуналь калдыклар белән эш итү системасын реформалаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.
Бүген Дәүләт Советында «Татарстан - яңа гасыр» депутат төркеме утырышы узды, анда парламентарийлар республиканың кече елгаларында экологик һәм танып белү туризмын үстерү мәсьәләсен карадылар.
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда Дәүләт Советының алдагы утырышы көн тәртибе мәсьәләләре буенча коммунист депутатлар позициясе билгеләнде. Фракция әгъзалары шулай ук 2020 елның соңгы айларында планлаштырылган чаралар турында фикер алышты.
Хәзерге вакытта Татарстанда «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә 50дән артык гериатрия кабинеты бар, ә ел ахырына кадәр тагын 21 ачылырга тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итү комиссиясе рәисе Татьяна Ларионова Казанда демография мәсьәләләре буенча утырыш алдыннан хәбәр итте.
27 октябрьдә Лаеш районының Усады бистәсендә «демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән «Smart Kids» яңа полилингваль балалар бакчасы ачылды. Педагогларны һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне өй туе белән Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова котлады.