Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышында парламентарийлар Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан парламентка кертелгән 2024 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы Хисап карады.
Дәүләт Советы комитетлары 2024 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы Хисапны карауга кереште. Парламент комитетларыннан беренче булып республика Хөкүмәте хисабын Социаль сәясәт комитеты карады. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Рәисе ярдәмчесе - ТР Рәисенең Дәүләт Советындагы тулы вәкаләтле вәкиле Тимур Нагуманов, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Бүген Дәүләт Советында «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең «Игелекле эшләр көче: СВО шартларында Татарстанның хатын-кыз хәйриячеләре» дигән темага Меценат һәм хәйриячеләр көненә багышланган утырышы узды, ул Россиядә ел саен 13 апрельдә билгеләп үтелә. Утырыш эшендә шәһәр һәм район советларының хатын-кыз депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, волонтерлар, хәйриячеләр, видеоконференция режимында Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгару җыелышларының хатын-кыз депутатлары катнашты. Татарстан Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән кунакларны һәм утырышта катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Дәүләт Думасының Региональ сәясәт һәм җирле үзидарә комитеты Россия рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклауга һәм ныгытуга юнәлдерелгән «МАРТ» социаль инфраструктура объектларының Бөтенроссия конкурсына старт бирү турында игълан итә.
Бүген Казанда, Татарстан Республикасында «Бердәм Россия»нең иҗтимагый ярдәм штабында, махсус операция ветераннары өчен «СВОй бизнес» федераль партия проекты кысаларында эшмәкәрлек курсларын тәмамлаучыларга сертификатлар тапшырылды. Проектта катнашучылар белән Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин очрашты. Очрашуда шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова һәм «Россия таянычы» («Опора России») Кече һәм урта эшмәкәрлек гомумроссия иҗтимагый оешмасының беренче вице-президенты Азат Газизов катнашты.
Бүген Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының өченче утырышы узды, анда республиканың социаль әһәмияткә ия законнарына үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдимнәр, шулай ук регламент мәсьәләләре каралды. Утырыш эшендә парламентның Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашты.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очраштылар, гражданнарны кабул иттеләр, Батырлык дәресләрендә укучылар белән аралаштылар.
Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Кукмара муниципаль районында эш сәфәрендә булды, анда ул «Бердәм Россия көне» партия проекты чараларында катнашты. Фәрит Мөхәммәтшин мәктәп укучылары белән очрашты, яшь гражданнарга паспортлар тапшырды, озак бергә гомер иткән юбилярларны котлады, сәнәгать мәйданчыклары эше белән танышты, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүче волонтерлар белән аралашты, шулай ук районның партия активы белән очрашты.
Бүген Кукмара районының ЗАГС бүлегендә озак еллар бергә гомер иткән юбилярларны котлау тантанасы узды. Чара «Бердәм Россия көне» партия проекты кысаларында үткәрелде. 50 ел бергә гомер иткән Хәбибуллиннар, Нуриевлар һәм Миңнекәевләр гаиләсен Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Кукмарага эшлекле сәфәре кысасында районның сәнәгать предприятиеләрендә булды. Ул, аерым алганда, икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләрен җитештерүче “Рамазан икмәге” сәнгать паркы эше белән танышты, шулай ук таш эшкәртү заводы җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре белән аралашты.