Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
25
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Казан дәүләт медицина университетында «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең Казан бүлекчәсе конференциясе узды, анда республика башкаласының бердәмроссиялеләре 2022 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар, алдагы чорга план расладылар, гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендә илкүләм һәм партия проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук берничә кадрлар мәсьәләсен хәл иттеләр. Конференциядә Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

 

Бүген Дәүләт Советының Кече залында республика министрлыклары һәм ведомстволарыннан, муниципалитетлар аппаратларыннан дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен "Яшь хезмәткәр мәктәбе" программасы буенча Казан университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә квалификация күтәрү курсларын узучылар өчен  дәрес булды. ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина курсларга килүчеләргә республика парламентының дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлеге турында сөйләде.


24
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

«Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы Секретаре Андрей Турчак партиянең «Үзеңнекен сайла» дип аталган проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган селектор киңәшмәсе үткәрде. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, партиянең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.


20
гыйнвар, 2023 ел
җомга

Бүген КПРФ фракциясе 2022 елда эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм 2023 елга планнарга багышланган матбугат конференциясе уздырды. Фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов, депутатлар Николай Атласов, Мансур Гарифуллин һәм Альберт Яһудин журналистларга закон чыгару эшчәнлеге, хәйрия акцияләре, сайлау округларында депутатлар эше турында сөйләделәр һәм берничә сорауга җавап бирделәр.

Бүген Казанда Донбасста гуманитар миссияләрдә катнашучы табибларны хөрмәтләделәр. РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова инициативасы белән оештырылган #СпасибоВрачам очрашуына илебезнең яңа территорияләрендә фидакарьләрчә эшләгән, тыныч халыкка медицина ярдәме күрсәткән, үзләренең һөнәри һәм гражданлык бурычларын батырлача үтәгән табиблар һәм медицина хезмәткәрләре чакырылган иде. Табибларга рәхмәт сүзләрен Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җиткерде.


19
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әгерҗе муниципаль районы Советы һәм «Әгерҗе шәһәре» муниципаль берәмлеге Советының уртак утырышында катнашты. Муниципаль депутатлар 2022 елдагы эшкә йомгак ясадылар, 2023 нче елга планнарны билгеләделәр, шулай ук район башлыгы Азат Вәлиевның отставкасын кабул иттеләр һәм яңа җитәкче сайладылар. Ул – Әгерҗе районының Тирсә авылында туып-үскән Ленар Нургаянов, күптән түгел Алабуга районы башкарма комитетын җитәкләгән иде. Татарстан Президенты тәкъдим иткән кандидат Ленар Нургаяновны депутатларга республика парламенты башлыгы тәкъдим итте.

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырыгынчы утырышы, язгы сессиядә беренчесе, 26 гыйнварда була. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде, аны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды. Кырыгынчы утырышта депутатлар 15 мәсьәлә карарга планлаштыра, шул исәптән 4 республика законы проектын һәм 9 федераль закон проектын.


18
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы булып узды, анда депутатлар 2022 елда агросәнәгать комплексының эш нәтиҗәләре турында республика авыл хуҗалыгы министрлыгы хисабын тыңладылар. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров катнаштылар.

Бүген Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитетында Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышы узды, анда депутатлар республиканың архитектура һәм тарихи һәйкәлләрен саклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышны комитет рәисе Айрат Зарипов үткәрде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International