Бүген парламентның Кече залында "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге оештырган "Җиңү диктанты" патриотик акциясендә җиңүчеләрне һәм актив катнашучыларны бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасында Дәүләт Советы депутатлары Римма Ратникова, Светлана Захарова һәм ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова катнашты.
Дәүләт Советы депутатлары Пермьдәге атыш вакытында һәлак булганнарның туганнарының тирән кайгысын уртаклашты.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар "Минем депутат" проекты кысаларында һәм Иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте, шулай ук республиканың мәгариф учреждениеләренә йөрүләрен дәвам итте.
БДБ миссиясеннән РФ ФҖ Дәүләт Думасына сайлауларны күзәтүчеләр, Казахстан Республикасы вәкилләре республика парламентында булды. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Дәүләт Советы, парламент комитетлары һәм комиссияләре, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше турында сөйләде. Кунаклар шулай ук парламент үзәген һәм парламентаризм музеен карады.
Бүген Дәүләт Советының "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең күчмә утырышы булды, анда парламентарийлар яңа парламент сезонында эш планы турында фикер алыштылар.
Бүген Дәүләт Советында элмә такталарда, мәгълүмати табличкаларда, топографик тамгаларда, юл күрсәткечләрендә һәм татар телендәге торак йортларның аншлагларында хаталарны ачыклауга халыкны җәлеп итү буенча конкурска йомгаклар ясалды. Бүләкләү тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, ТР Кеше хокуклары буенча вәкил,Татарстан Республикасында «Төбәк белән идарә итү үзәге» проектын гамәлгә ашыру буенча проект офисы рәисе Сәрия Сабурская, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, Дәүләт Советы депутатлары Айрат Зарипов һәм Камил Нугаев катнаштылар.
Бүген Дәүләт Советында парламент Президиумы утырышы узды, анда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының берьюлы ике утырышын чакыру турында карар кабул ителде. Парламентның көзге сессиясе 23 сентябрьдә чираттагы, егерме дүртенче утырыш белән ачылачак. Егерме бишенче утырыш, аның кысаларында Татарстан Президенты Дәүләт Советына еллык юлламасын игълан итәчәк, 8 октябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында узачак.
Бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республика территориясендә урнашкан тарихи җирлекләрдә мәдәни мирас объектларын саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар мәктәпкәчә һәм мәктәп белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау, вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында республика канунына, ТР Гаилә кодексына һәм мәгариф турында республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар, беренче яртыеллыкта комитет эшенә йомгаклар ясадылар һәм алдагы чорга планны расладылар.
Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы булды, анда кече һәм урта бизнесны, муниципаль сәнәгать мәйданчыкларын, дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләрне үстерү мәсьәләләре каралды. Комитет утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Бүген Бюджет һәм финанс комитеты утырышында республика бюджетының быелның беренче яртыеллыгында үтәлеше турында сүз барды. Моннан тыш, парламентарийлар оешмалар мөлкәтенә салым һәм транспорт салымы турында республика законнарына үзгәрешләр кертә торган закон проектларын карадылар, Комитетның эшенең планын расладылар.