Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар җәмәгать судьяларын сайлау һәм җәмәгать судьясы вазыйфаларын йөкләү турындагы мәсьәләләрне карадылар. Республиканың Югары суды тарафыннан тәкъдим ителгән һәм профиль комитеты тарафыннан хупланган судьялар бертавыштан сайланды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында урманнардан файдалану турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты берьюлы өч укылышта кабул ителде. Документ республика Президенты Рөстәм Миңнехановка имза салуга юнәлтелә.
Бүген ТР Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде.
Бүген Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде. Арендаторларның экотуризм өлкәсендәге проектлар өчен сатулар үткәрмичә җир кишәрлекләре алу хокукын беркетүче документ республика Президенты Рөстәм Миңнехановка имзалануга юнәлтелә һәм шуннан соң закон статусына ия булачак. Закон проекты депутатлар Азат Хамаев һәм Таһир Һадиев тарафыннан эшләнгән.
Бүген беренче укылышта һәм тулаем 2021 елга һәм 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты кабул ителде. Үзгәрешләр техник характерга ия һәм Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүгә бүлеп бирелгән бюджет ассигнованиеләрен яңадан бүлү механизмын аныклый.
Бүген иртәнге унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме өченче утырышы ачылды.
Бүген Дәүләт Советының егерме өченче утырышы алдыннан узган «Бердәм Россия» фракциясе утырышында 2021 елның беренче яртыеллыгында эш нәтиҗәләрен ясадылар. Моннан тыш, «Бердәм Россия» партиясе рәисе Д.А.Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә һәм депутатлар тарафыннан округларда 2021 елның I яртыеллыгында гражданнарны кабул итү нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар. Утырышны “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.
Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышында депутатлар парламентның егерме өченче утырышының көн тәртибе турында һәм фракциянең агымдагы мәсьәләләре буенча фикер алышты.
Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты депутатлары Светлана Захарова һәм Артем Прокофьев бүген «Чайка» һәм «Пионер» балалар сәламәтләндерү лагерьларында булдылар. Парламентарийлар балаларның ялын оештыруны һәм туклану сыйфатын бәяләделәр.
Бүген Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә “Бердәм Россия” парламент фракциясенең 2021 елның беренче яртыеллыгында эш нәтиҗәләрен ясадылар. Журналистларның сорауларына Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, фракция җитәкчесе Юрий Камалтынов җавап бирде.