Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
23
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

ТР Премьер-министры Алексей Песошин алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 2019 елдагы эшчәнлеге турында доклад ясады.

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карадылар. Республиканың Югары суды тарафыннан тәкъдим ителгән һәм профиль комитеты тарафыннан хупланган судьялар бертавыштан сайланды.

Тэги: Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышы

Бүген парламент утырышында депутатлар  югары әзерлек режимы, гадәттән тыш вәзгыять режимы, чикләү чаралары (карантин), гадәттән тыш яисә хәрби хәл чорларында парламентның даими эшләвен тәэмин итү максатларында Дәүләт Советы Регламентына үзгәрешләр кертте.  

Тэги: Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышы

Бүген иртәнге сәгать 10 да алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының тугызынчы утырышы ачылды. Утырыш махсус җиһазландырылган алты залда (Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинеты утырышлары заллары, Мәдәният министрлыгының конференц-залы, Казан шәһәре мэриясенең зур залы, Чаллы шәһәре һәм Әлмәт районы башкарма комитетларының видеоконференцэлемтә заллары) видеоконференцэлемтә режимында уза.

Тэги: Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышы

22
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген КПРФ  фракциясе утырышы видеоконференцэлемтә режимында узды, анда депутатлар Дәүләт Советы утырышы көн тәртибенә куелган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, шулай ук Владимир Ленинның тууына 150 ел тулуга багышланган чаралар турында фикер алыштылар.


21
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралу нәтиҗәләрен булдырмауга һәм бетерүгә юнәлдерелгән таләпләрне үтәмәгән өчен граждан өчен беренче беркетмәне рәсмиләштергәндә штраф бердән алып дүрт мең сумга кадәр тәшкил итәчәк,  әлеге кагыйдәне  кабат бозган очракта – биш мең сум. Вазыйфаи һәм юридик затлар өчен штраф күләме берничә тапкыр югарырак. Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында Административ хокук бозулар турында кодекска тиешле үзгәрешләр каралды.


17
апрель, 2020 ел
җомга

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышы 23 апрельдә видеоэлемтә рәвешендәге үткәреләчәк.  Бу хакта карар бүген парламент Президиумы утырышында кабул ителде.


16
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар Татарстан Республикасында дистанцион белем бирүне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Комитет эше элемтәнең мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләрен кулланып аерым режимда узды. Биш депутат утырышта видеоконференция форматында  катнашты.

Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды, анда ТР Хөкүмәтенең 2019 елгы хисабы, республиканың аерым закон актларына үзгәрешләр һәм ике федераль закон проекты каралды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Бүген Социаль сәясәт комитеты утырышы узды. Парламентарийлар Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 2019 елга хисабы, республика закон проектлары, комитетның «Мәгариф оешмаларының спорт инфраструктурасын үстерү турында» карары үтәлеше турында фикер алыштылар. Комитет утырышы аерым режимда узды, биш депутат дистанцион рәвештә катнашты.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International